Городская детская библиотека - филиал № 6

"Серле рәссам"

Балалар бакчасында өлкән группа балалары өчен Нурзия Мирхазова иҗатына багышланган Яңгыравык укулар үткәрелде. Чара Нурзия Мирхазованың тормыш юлы белән таныштырудан башланды. Балалар бик кызыксынып Нурзия Мирхазованың “Көзге байлык”, “Әбием”, “Канатлы дусларым”, “Сабантуйда” шигырьләрен тыңладылар. Әлеге шигырьләргә бәйләп “Кошлар”, “Коймак пешерү” уеннары үткәрелде. Чара азагында балалар Нурзия Мирхазованың китаплары белән якыннанрак таныштылар.

Барлыгы - 15 бала.