Городская детская библиотека - филиал № 6

"Сугыш мәңге кеше хәтерендә саклынар"

Картаймагыз әле, ветераннар,
Илгә дан китергән тынмас җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп назлар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар.
Гәрәй Рәхим
Май – бәйрәмнәргә бай ай. Ләкин шуларның иң күренеклесе – 9 май – Бөек Җиңү көне. Бу көннәрдә халкыбыз сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтли. Кызганычка каршы, аларның сафы елдан-ел сирәгәя бара.
7 май көнне 6нчы балалар китапханәсе өчен аерым шатлыклы көн булды – китапханәчеләр бәйрәм хисен тоеп кунакларын иртән-иртүк көтә башладылар...
Нихаять, көткән-көткән китапханә янына агыла башлады карты да, яше дә...
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан «Сугыш мәңге кеше хәтерендә сакланыр» 34-нче балалар бакчасы белән берлектә оештырылган концерт программасына 12-нче микрорайон ветераннары, тыл эшчеләре, 20-нче мәктәп, 25-нче гимназия һәм 34-нче балалар бакчасыннан балалар җыелды.
Кунакларны урамнан ук сугыш чоры, җиңү җырлары каршы алдылар.
Бәйрәмгә килгән нәни дусларыбыз зур әзерллек күрсәтеп “Солнечный круг” җыры белән ачып җибәрделәр һәм әле бәйрәм дәвамында килгән кунакларны күп җыр, шигырь һәм биюләр белән генә түгел – үз куллары белән ясаган гвоздика чәчәге, үзәнчелекле открытка һәм, әлбәттә, шәп костюмнары белән шаккаттырдылар.
Бәйрәм чара ике телдә үтте, алып баручылары – китапханә мөдире Әлфинә Сөнгатуллина белән баш китапханәчесе Татьяна Минеева апаларыбызның кәефләрен күтәреп үзләре дә җырлар, шигырьләр башкардылар, төпченә-төпченә сораулар бирделәр, нихаять, ветеран апалар әйткән хәтирәләр яшь буынга сеңеп калсын дип.
Бик җанга үтеп, апаларыбызның күзләрен чылатып региональ укучылар бәйгесендә җиңүче 25-нче гимназиясе укучысы Азалия Идрисова Ю.Друнина “Зинка” шигырен сөйләде, бер кемне дә хисләрдән читтә калдырмыйча. Ә 31-нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Заитова үзенең күркәм тавышы белән, матур җырлары белән, бәйрәмне ямьләндереп торды. Үз бүләкләре белән ветераннарны хөрмәт итеп микрорайонның СТОС рәисе Ирина Суркова да тантаналы сүзләрен җиткерде.
Шулай, матур итеп чара дәвам итте...
Бөек Җиңүгә багышланган чара күпме истәлекләр калкытты, кайтмаган корбаннарны искә алып тынлык минуты билгеләнде...
Бәйрәм ахарында оештыручылар Түбән Кама китапхәнәләр челтәре директоры Гөлназ Курмашева исеменнән катнашучыларга нәни дусларыбыздан алып СТОС рәисен тикле дипломнар, рәхмәт хатлары тапшырдылар, ә ветеран апаларыбызга ифтарда авыз итәргә бәйрәм пакетларын кулларына тоттырдылар.
«Чын йөрәктән зурладыгыз, болай күңелле булган юк иде әле» – дип сөенә-сөенә, яңгырдана курыкмыйча кайтып киттеләр ветеран апалар...
Күрәмсең, бәйрәм хисе яшьлеккә кайтарган, яңгыр астында йөрүләр сагынылган...
«Бәйрәм бетте, апалар китте» – дип моңаеп утырмады китапханәчеләребез – юлны тоттылар «Шинник» паркына – халыктан ветераннарга карата җылы сүзләр тупларга, “Пожелание ветерану” – дигән акция оештырып, гергик ленталарны таратырга. Үткән-киткән кешеләр арасында күбесе ветераннарга җылы, рәхмәт сүзләрен язып, планшетка теркәргә ризалык белдерделәр...
Ә бәлки, үзләрендәдә китапханәчеләр үткәргән акциядә катнашу гына түгел, ә оештыру теләкләре дә уянып китәр...

әлеге чарада 130 кеше катнашты