Городская детская библиотека - филиал № 6

Татарча мультфильмнар сезнең өчен

Балалар китап атналыгы бүген искиткеч hәм истә калырлык чаралар белән тәмамланды!
Китапханә бинасында китапханә апалар урынына балаларны әкияти геройлар кабул итеп чаралар үткәрделәр.
Телисең икән- Карлсон белән Убырлы карчык сиңа китап табырга булышалар, телисең - куянкай белән физкульт - минуткага бас.
Озакта вакыт үтми - Кәҗә белән Сарык Г. Тукай әкиятләрен укыганнарын күзәтергә була .
Китапны киштәгә куйган арада, карасаң - балалар «Кәҗә белән сарык» hәм башка мультфильмнарын карап утыралар.
Әкияти геройларыбыз театр түгәрәгенә дә күз салырга җитешәләр - репетиция вакытында үз фикерләрен әйтергә онытмыйлар.!
Безнең китапханә дә Балалар китап атналыгы тәмамланып килсә дә, барлык укучыларыбызны 2 апрель көнне Тукай паркына 13.00 сәг. Балалар Китап атналыгы уңаеннан өештырылган маҗаралы, уенлы, мавыктыргыч уеннарда катнашырга чакырып калабыз!!!
Килми калмагыз!!!