Городская детская библиотека - филиал № 6

Ә. Еникинең "Кем җырлады" хикәясе буенча фикер алышу

"Сарман буйлары, ай, киң ялан,
Печәннәре җитәр бер заман шул,
Печәннәре җитәр бер заман..."
Сезгә танышмы бу шигырь юллары?
... Бүген 20-нче мәктәп 9-нчы сыйныф укучылары өчен шәһәребезнең 6-нчы балалар китапханә хезмәткәрләре ачык дәрес үткәрделәр. Әмирхан Еникинең «Кем җырлады?» хикәясе буенча фикер алышу узды. Әйе, дөрестән дә, өлкән сыйныф укучылары әзерләнеп килгәннәр һәм диалог конструктив рәвештә үтте.
Сезгә дә кызык булса, эчтәлеген ачып җибәрәбез: ..ике гашыйк йөрәк сугыш башлангач аерышалар -кыз өйдә кала, егет фронтка китә.
Таһирә исемле яшь кызыбыз җырларга ярата торган була... Озак вакыт та үтми, Таһирә фронтка китәргә җыена, ә егетебез - яшь лейтенант фронттан кайта торган була, чөнки ул яраланган... Яраланган егетебез поездда таныш тавыш ишетә... «Кем җырлады, кем җырлады?» - интегеп сорап ята. ..
Чынлап та, кем җырлады микән?..
Кадерле укучылар, сез моны әлбәттә белерсез, хикәяне укып бетерсәгез

Катнашучыларның барлыгы – 22 кеше.