Городская детская библиотека - филиал № 6

"Мин татарча сөйләшәм/Я говорю по-татарски"

«Мин татарча сөйләшәм» - нәкъ шулай исемләнде 6- нчы балалар китапханәсендә үткән шигырьләр бәйгесе
Бәйге 14- нче микрорайонда булган балалар бакчаларын җыеп алды- 34,41,42 санлы бакчалар катнашты.
Язның беренче көне балаларның кәефен күтәрде - нәни балалар матур киенеп, йөрәнгән шигырьләрен тырыша- тырыша сөйләп үттеләр hәм жюри әгъзаларын үзләренә җәлеп иттеләр...
Бары тик 24 бала катнашты hәм барысыда бүләксез кайтып китмәде, чөнки аларга бүләкләр алырга ПАО «Татнефть» булышты.
Әлбәттә,иң мөhим максат - балаларның сөйләм телен үстерү hәм туган телне ишетү үткәрелгән бәйге кысаларында үз нәтиҗәсенә иреште.Балалар hәм ата- аналар китапханә кысаларында татар телен, туган телен ишеттеләр, үз куллары белән «Мин татарча сөйләшәм» эмблема- магнит та ясап алдылар.
Алдагы чараларны күзәтеп барыгыз.

Катнашучыларның барлыгы – 44 кеше.