Городская детская библиотека - филиал № 6

"Туган телем - халык рухы"

Дөньяда иң-иң матур ил,
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел,
Ул минем туган телем. (Э.Мөэминова)
Барлык илләрдә дә 21 февраль - туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
Ә сез үзегезнең балаларыгызга туган телдә китаплар укыйсызмы? Әгәр дә укыганыгыз булмаса, әле соң түгел!
Сез безнең 6 нчы балалар китапханәсенә килеп "Туган телем - халык рухы" дип исемләнгән мәгълүмати киштә белән таныша аласыз. Монда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татарча китаплар белән танышырга мөмкин: "Нәни кунаклар"; "Телсез сәгать"; "Серле песиләр"; " Кырлай әкиятләре" һ.б.
Килегез, туган телегезне баетыгыз!