“Муса Җәлил эзләре буйлап”
12 нче февраль көнне 15нче мәктәп 6нчы сыйныф укучылары өчен “Җәлил эзләре буйлап” дип исемләнгән әдәби – сәгать узды. Укучылар кыскача шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Чара барышында балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр һәм сорауларга җавап табып үзләренең белемнәрен тупладылар. Әдәби – сәгать бик күңелле һәм мавыктыргыч узды.
Чара ахырында балалар Муса Җәлилгә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Катнашучылар саны - 26 кеше