"Ел китабы - 2017"
15нче гыйнвар 42нче балалар бакчасында мәктәпкәчә балалар өчен "Ел китабы - 2017" дип исемләнгән әңгәмә булып узды. Иң элек балаларны ел китаплары исемлеге белән таныштырдылар: Л.Шәех "Безнең урманда"; Татар халык әкияте "Дүрт дус"; Н.Каштанов "Ветерки"; Р.Шәрипова "Алдакчы яңгыр". Шушы уңайдан балаларга кызыклы шигырьләр дә укылды: "Космонавт"; "Капкачы"; "Файдалы туңдырма"; "Безнең урманда". Кечкенә дусларыбыз шигырьләрне бик кызыксынып һәм игътибар белән тыңладылар. Чара ахырында матур рәсемнәре ясалган китапларны карый алдылар.
Катнашучыларның барлыгы - 43 кеше