Городская детская библиотека - филиал № 6

Танышу сәгате: Җылы назлы нурларда”.

Танышу сәгате: Җылы назлы нурларда”.

27 августта “Китап хастаханәдә” дигән акция кысаларында кояш турында “Җылы назлы нурларда” дигән танышу сәгате уздырылды. Чара алдыннан “Кояшта кунакта” исемле кечкенә күргәзмә оештырылды. Чара барышында балалар кояш турында бик күп кызыклы әйтемнәр, афоризмнар, табышмаклар белән таныштылар. Иң кечкенә балалар өчен К. Чуковскийның “Урланган кояш” әсәре буенча кычкырып укулар, рәсем конкурсы уздырылды. Азактан чарада катнашкан балаларга журнал һәм китаплар бүләк ителде.