Городская детская библиотека - филиал № 6

"Моң тулган минем җанга?!"

13нче ноябрь көнне китапханәбездә якташыбыз Рәмзия Галимҗан кызы Вәлиева белән очрашу уздырылды. Рәмзия ханым бу очрашуда балаларны һәм килгән кунакларны үзенең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар күңелле итеп шигырьләр сөйләделәр: "Ни эшләргә белермен", "Мин әнинең үскән кызы", "Шаян песи", "Минем әнием - табиб" һ.б. Балалар бакчасы хезмәткәрләре дә шигырь сөйләделәр һәм Р.Вәлиеваның "Түбән Кама" дип исемләнгән шигыренә җыр башкардылар. Бу очрашу балалар күңелендә онытылмаслык тәэсир калдырды.

Барлыгы 25 кеше