Городская детская библиотека - филиал № 6

"Көзнең серле яфраклары"

23нче октябрь көнне 42 нче балалар бакчасында "Көзнең серле яфраклары" дип исемләнгән экологик кичәсе үтте. Балалар көз турында шигырьләр искә төшерделәр, ни өчен көзен агач яфраклары төрле төскә кергәнен аңладылар. Аннан соң балаларга Р.Курбанның һәм Н.Мирхазованың көз турында шигырьләре укылды. Кичә барышында төрле уеннар уйнатылды: "Тупны тот", "Яфрагыннан таны", "Яфрак җыю" һәм "Яфрак очыру". Балалар кичәдә бик теләп катнаштылар.

Барлыгы 28 кеше катнашты.