Городская детская библиотека - филиал № 6

"Без - Тукайлы халык" Г.Тукай тууына 130-ел

21нче апрель көнне безнең китапханә бөтенроссия акциясендә катнашты : "Тукай иленә Сәяхәт". Сәг. 9.00 татар телендә:"Без тукайлы халык" дигән балалар иртәсе булды 42 нче һәм 76нчы номерлы балалар бакчасы белән. 

Балаларны бөек татар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Аннары балалар Г. Тукайның шигырьләрен яттан укып күрсәттеләр. Соңыннан  Г.Тукай әсәре буенча мультфильм куелды: "Бала белән Күбәләк" һәм бәйрәмебез "Туган тел" җыры барлык катнашучылар белән тәмамланды. Бәйрәм ахырында балалар кызыклы китаплар белән бүләкләнде.

Көн дәвамында яңгыравык укулар үткәрелде рус һәм татар телләрендә. Бу акция ярдәмендә балалар татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай  әсәрләре белән якынрак таныштылар.