Городская детская библиотека - филиал № 6

"Әкият дөньясы - серле йомгак"

18нче сентябрь көнне 42нче балалар бакчасында А.Алишның 110-еллык юбилее уңаеннан "Әкият дөньясы - серле йомгак" дип исемләнгән әдәби иртәсе үткәрелде. Балалар татар язучының тормышы һәм аның әкиятләре белән таныштылар:"Койрыклар", "Сертотмас үрдәк", "Бикбатыр белән Биккуркак". Чара барышында балалар башка әкиятләрне дә искә төшерделәр: "Теремкәй", "Чуар тавык", "Йомры икмәк", "Шалкан" һәм башка төрле әкиятләр. Презентация ярдәме белән дидактик уеннар уйнатылды: "Бу кайсы әкияттән", "Табышмак әйтәм, җавабын тап". Балалар традицион булмаган алым белән күмәк рәсем ясадылар, бармак театры "Теремкәй"не уйнадылар. 

Катнашучыларның барлыгы - 45 кеше.