Городская детская библиотека - филиал № 6

С. Сороканың “Тылсымлы балык тоту” әсәре буенча кычкырып уку оештыру

21 нче августта безнең китапханәчеләр 31 нче балалар бакчасында “Җәй көне мин китап белән дуслашам” акциясе кысаларында узган, заман язучысы С. Сороканың  “Тылсымлы балык тоту” әсәре буенча кычкырып укулар оештырдылар. Балалар әсәр буенча бирелгән сорауларга җавап бирделәр һәм әдәби викторинада бик зур теләк белән катнаштылар. Актив катнашканнары өчен, төркемгә “Мин үсәм” сериясеннән китап һәм журналлар бүләк ителде.