Түбән Кама шәһәренең парк һәм скверлары
2015 нче елның 21 августында, безнең китапханәдә, Түбән Кама шәһәренең парк һәм скверлары буенча читтән тыш сәяхәт уздырылды. Безгә “ Ровесник” һәм “Дружба” шәһәр ишегалды клубы балалары, шулай ук теләге булган һәркем килде. Барлык катнашучыларга шәһәребезнең парк һәм скверлары турында сөйләнелде, ә зур игътибар, яңартылган уку һәм ял итү паркы, Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәгә бирелде. Чарага килүчеләр “Моя скамейка” проекты белән дә таныштылар. Бу сәяхәт матур электрон презентация слайдлары ярдәмендә барды.