"Яңа китаплар"
5нче июль көнне безнең китапханәдә 42 нче балалар бакчасы, зурлар төркеме өчен "Яңа китаплар" дип исемләнгән күзәтү үтте: И.Нәбиуллина "Батыр керпе"; Л.Фәтхетднова "Файдалы туңдырма"; Г.Әдһәм "Әбием ни исемле?"; Р.Могыйнов "Хикмәтле дару" һәм башка китаплар күрсәтелде. Балаларга хикәяләрдән өзекләр укылды. Алар игътибар белән тыңладылар һәм сорауларга җавап та бирделәр. Чара ахырында нәни дусларыбыз бик теләп китаплар карадылар. Катнашучыларның саны - 17 кеше.