Городская детская библиотека - филиал № 6

Әхлакый-шигъри дәрес "Кечкенә Апушның газаплары"

26нчы апрель көнне 20нче мәктәпнең 3 "А" сыйныфы укучылары өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" кысаларында "Кечкенә Апушның газаплары" дип исемләнгән әхлакый-шигъри дәрес үтте. Китапханәче балаларны презентация ярдәме белән Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Шулай ук укучылар шагыйрьнең шигырьләрен һәм әкиятләрен искә төшерделәр, викторина уйнадылар һәм "Су анасы" турында мульфильм карадылар. Чара ахырында балаларга Г.Тукайга багышланган китап күргәзмәсе күрсәтелде. Катнашучыларның саны барлыгы 27 кеше.