Городская детская библиотека - филиал № 6

Әкият каруселе "Р.Батулланың әдәби әкиятләре "

Бүген 27нче март көнне 42нче балалар бакчасында "Р. Батулланың әдәби әкиятләре" буенча балалар китабы атналыгы үтте. Балалар өчен Р.Батулланың китаплары күрсәтелде: "Шаян бака"; "Алып Батыр маҗаралары"; "Аю баласы Әппәс"; "Бишек хикәятләре" һәм кызыклы әкиятләре укылды: "Шаян бака" белән "Аю баласы Әппәс". Балалар игътибар белән тыңладылар һәм соңыннан кызыксынып Р.Батулла китапларын карадылар. Чарада барлыгы 20 кеше булды.