Городская детская библиотека - филиал № 6

"Милли бизәкләр"

Бүген биезнең китапханәдә балалар өчен "Милли бизәкләр" дип исемләнгән чара үтте. Иң элек китапханәче балаларга милли бизәкләрнең тарихын сөйләде (Татар халкының милли киемнәре, калфаклары, түбәтәйләре һәм читекләре турында). Чара барышында балалар әзерләп килгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм халкыбызның җырлы – биюле уеннарын да уйнап алдылар: "Түбәтәй", "Аю-бүре", "Казлар-аккошлар", "Кулъяулык", “Чума үрдәк, чума каз”.