Городская детская библиотека - филиал № 6

"Түгәрәк җир"

42 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар "Китаплы  иртә"проекты кысаларында яңа, кызыклы, мавыктыргыч һәм матур итеп бизәлгән китаплар белән таныштылар. Балалар чәчәкләр, гөмбәләр, бал кортлары турында шигырьләр тыңлап, алар турында бик күп мәгълүматлар белделәр . Аннары үзләре дә “урманга" юл тоттылар һәм аландагы аю янында “Аю-бүре” татар халык уенын уйнадылар. “Китаплы иртә” нәни дусларыбызга яхшы кәеф бүләк итте.