Городская детская библиотека - филиал № 6

«Бездә бүген Сабантуй!»

Бүген бездә Сабантуй,
Эшләреңнең барын куй.
Тизрәк йөгер мәйданга:
Бәйрәм башлана анда!

Борынгы гореф-гадәтләребезне дәвам итеп, безнең китапханә 13 нче гимназия-интернатның мәктәп яны лагерына йөрүче балалары өчен “Бездә бүген Сабантуй!" бәйрәмен оештырды.

Китапханә яны мәйданына җыелып Сабантуйның бизәге булган уеннарга старт бирелде. Уенчык атларга атланып чапкан малай-кызларны карау бик күңелле иде. Капчык киеп сикерү, чиләкләр белән су ташу, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү уеннарында катнашырга теләк белдерүчеләр шактый булды.
Милли традицияләрне күрсәтү, аңлату өчен менә дигән чара булды.
Бәйрәм күңелләргә күтәренкелек өстәп, ел буена җитәрлек шаян көч бирде.