Городская детская библиотека - филиал № 6

"Бәйрәмнәр" Энҗе Мөэминова иҗаты белән таныштыру

Ямьле май аенда балалар язучысы, шагыйрә, укытучы Энҗе Мөэминованың тууына 100 ел булды.

Шул уңайдан, без шәһәребезнең 31 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз янына юл тоттык. Китап сөюче малайлар һәм кызларны шагыйрәнең "Бәйрәмнәр" китабы белән таныштырдык.

Балалар зур кызыксыну белән шигырьләр тыңладылар, китап битләрендәге матур рәсемнәр белән таныштылар һәм күңелле уен уйнадылар.