"Җиңүнең сүнмәс ялкыны"
Муса Җәлил, Муса Җәлил-
Халкыбыз каһарманы.
Үлемсез аның исеме,
Мәңгелек аның даны. (Рафис Корбан)
Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына – 118 ел. Ул безнең тыныч тормышыбыз хакына башын салган бик күп батырларның берсе, чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. Шул уңайдан 13 нче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучылары белән «Җиңүнең сүнмәс ялкыны» дип аталган квиз уздырдык. Уенда «Кызлар-йолдызлар» һәм «Кызыл ромашкалар» командалары көч сынашты. Алар шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр.