Городская детская библиотека - филиал № 6

"Әйдәгез дуслашыйк!" китабын тәкъдим итү

Күренекле татар язучысы, прозаик, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Миңнемөхәммәт улы Сафинга -70 яшь! 
Шул уңайдан, без шәһәребезнең 31 нче санлы балалар бакчасына юл тоттык. Ә күчтәнәч итеп, юбилярның балалар өчен язылган китапларын алдык.

Нәни дусларыбыз зур кызыксыну белән әдипнең шигырьләрен тыңладылар, китап битләрендәге матур рәсемнәр белән таныштылар.