Городская детская библиотека - филиал № 6

"Шәвәли шуклыгы" китабы белән танышу

Шаян малай ди үзе,
Әллә таныш та инде?
Вәли төслерәк диләр,
Әмма тешлерәк диләр...
Лаеклы иптәш, дисәм,
Исемен әйтмәс микән?
Әлеге малайның кем икәнен белмәгән, Шәүкәт Галиевнең әле шигырен укымаган бала бар микән?

20 нче ноябрь көнне балалар шагыйре Шәүкәт Галиев тууына 95 ел булды.
Әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру максатыннан, без бүген шәһәребезнең 15 нче санлы мәктәбенә юл тоттык. Укучылар белән "Шәвәли шуклыгы" дип исемләнгән китабына әдәби сәяхәт ясадык.

Малайлар һәм кызлар шагыйрьнең балачак истәлекләре белән таныштылар, Шәвәлинең маҗаралары турында шигырьләр укыдылар, Шәүкәт Галиев шигырьләренә язылган җырлар тыңладылар.
Лирик-шаян, юморга бай шигырьләре, табышмаклары балаларга бик ошады.
Китапханәбезгә килеп әдипнең китапларын алып укырга теләк белдерүләре безне тагын да сөендерде.