Городская детская библиотека - филиал № 6

"Әкиятче дә, батыр да" А.Алишка 115 ел тулу уңаеннан "Койрыклар" китабы белән танышу

Абдулла Алишның татар әдәбиятында, беренче чиратта, балалар әдәбиятында тоткан үз урыны бар. Ул балалар күңеленә үтеп кергән, аларның телен аңлаучы, балаларга тәрбия бирүче язучыларның берсе. Аның әкиятләрен бүгенге көндә дә бик яратып укыйлар.

Әдипкә 115 ел тулу уңаеннан, без бүген 31 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән Алиш әкиятләренә сәяхәт ясадык. Балалар язучының "Койрыклар" әкиятен игьтибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Хәтта, койрыкларын югалткан җәнлекләргә дә ярдәм иттеләр!
Әкияткә сәяхәт балалар күңеленә хуш килде.