Китаплы иртә
Җәйге "Китаплы иртә" проекты үз эшен дәвам итә. Бүген 42нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбызның иртәсе тагын да ямьләнде. Чөнки без аларны үзебезнең берсеннән-берсе матур, кызыклы китапларыбыз белән таныштырдык. Бари Рәхмәтнең, Ленар Шәехнең күңелле шигырьләрен бик яратып тыңлаганнан соң, балалар китаплардагы искиткеч матур рәсемнәрне кызыксынып карадылар. Үзләре белән булган кызыклы хәлләр белән уртаклаштылар.