Городская детская библиотека - филиал № 6

Әни, мин көчек күрдем

Бүген балаларның яраткан шагыйре Роберт Миңнуллин тууга 75 ел. Шул уңайдан 42 нче балалар бакчасында «Әни, мин көчек күрдем» китабы белән танышып шигъри минутлар узды.
Роберт Миңнуллинны, балалар әдәбиятында, якты юл күрсәтүче «маяк» белән чагыштытырга була. Һәрбер шигыре гадилеге, нәфислеге, күңелгә ятышлыгы, юморга байлылыгы белән аерылып тора.Шагыйрь үзенең шигырьләрендә һәр балага махсус мөрәҗәгать итә кебек.Ул алар белән сөйләшә, серләшә, шаяра сыман.
Балалар «Әни, мин көчек күрдем», «Дер-дер куян»,«Аю»,«Эт миңа тел күрсәтә», «Койрыксыз куян турында кечкенәкият» шигырьләрен бик яратып тыңладылар. "Койрыксыз куян"ны уен аша юл кагыйдәләре белән таныштырдылар.