Городская детская библиотека - филиал № 6

Татар халык уеннары

Россия халыкларының традицияләрен популярлаштыруга юнәлтелгән «Мәдәни шимбә» акциясе быел балалар уеннарына багышланган.
Бүген укучыларыбыз татар халкының «Урта казык», «Йөзек салыш», «Әтәчле», «Түбәтәй», «Яулык салыш» һәм башка уеннары белән танышты.
Татар халык уеннарында халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш көнкүреше чагылыш тапкан. Бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, күмәклек, сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итәләр.