Городская детская библиотека - филиал № 6

Китаплы иртә

Җәйге “Китаплы иртә" проектының эшчәнлеген дәвам итеп, без 66 нчы санлы балалар бакчасына килдек.

Бүген китап сөюче нәни дусларыбызны Лилия Фәрхетдинованың "Уенчыклар хәйләсе" хикәясе белән таныштырдык.
Балалар бик зур кызыксыну белән тыңладылар. Уенчыкларын башка балаларга уйнарга бирмәгән Алсу исемле кыз кебек булмаска кирәклегенә төшенделәр. Ә ахырда Алсуның яхшы якка үзгәрүе аларны бик сөендерде.
Китаплы иртә бик күңелле һәм кызыклы үтте.