Городская детская библиотека - филиал № 6

Китаплы иртә

Бүген җәйге «Китаплы иртә» проекты үз эшен башлап җибәрде. 29 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз Ш.Галиевнең «Тәмле җәй», А. Дорофеевның «Урман әкиятләре» китаплары белән таныштылар. Әлеге китаплардагы кызыклы шигырьләр, серле урман дөньясында яшәүче дусларыбызның маҗаралары бүгенге иртәбезне тагын да ямьләндерде.