Городская детская библиотека - филиал № 6

Үткәннәрне кабатлау

Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен.
Иң кирәкле затлы тел.
Шәйхи Маннур
   Бүген "Күңелле татар теле" клубында 42нче балалар бакчасының 7 нче төркемедә тәрбияләнүче нәни дусларыбызның соңгы йомгаклау шөгыле узды. Ике ел дәвамында балалар бик теләп һәм кызыксынып татар телен өйрәнделәр. Шигырьләр, җырлар, көндәлектә кирәк булган сүзләрне беләләр, аңлыйлар.
    Хәзер инде алар зурлар! Алда кызыклы дәресләр, яңа дуслар, күңелле вакыйгалар белән тулы Мәктәп көтә.
   Татар телен өйрәнүне дәвам итәрләр, китапханәбезнең даими укучылары булырлар дигән теләктә калабыз. Зур уңышлар телибез!