Городская детская библиотека - филиал № 6

Сугыш урлаган балачак

22 июнь — илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге, 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27 миллионлап кешесен югалта.
Еллар үткән саен сугышта катнашкан ветераннар гына түгел, хәтта сугыш чоры балаларының да саны кими бара. Алар сугышның барлык афәтләрен: ачлыгын, ялангачлыгын, салкынын үз җилкәләрендә татыган буын. Шуны исәпкә алып, без китапханәбездә “Сугыш урлаган балачак” дип исемләнгән чара уздырдык. Бу очрашуда сугыш чоры баласы Нурия апа Гыйләҗева, Сания апа Сөләйманова хатирәләре белән уртаклашты, авыр сугыш һәм сугыштан соңгы еллар турында сөйләде. Шәһәребезнең “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Рәмзия апа Вәлиева әнисенең истәлекләре белән бүлеште.
Жылы итеп аралашу, аларның һәркайсының тормыш тарихын тыңлау укучыларда өлкәннәргә карата хөртәт хисен тагын да арттырыр, бабаларыбызның батырлыгы күңелләрдә озак сакланыр дигән теләктә калабыз.
Без илебезнең сугыш чоры балалары белән горурланабыз, безгә киләчәктә дә изге теләкләр теләп, киңәшләр бирүләрен көтәбез.Аларга озын гомер, исәнлек-саулык, тыныч илдә безнең уңышларыбызга куанып, кадерле әби-бабайлар булып яшәүләрен телибез.