Городская детская библиотека - филиал № 6

Җиңүгә 78 ел!

Бүген шәһәребезнең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре шәһәр халкын һәм кунакларын Җиңүнең 78 еллыгына багышланган әдәби трамвайда сәламләделәр.
Юлда пассажирлар илебез тарихы белән бәйле фактларны искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Вагонда ачык микрофон да эшләде, һәркем сугыш турында яраткан шигырьләрен укый алды.
Китапханәчеләр теләүчеләргә «Халык истәлеге» порталы ярдәмендә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарын табарга һәм аларның сугышта узган юллары, бүләкләре, яралануы һәм үлеме турында архив документлары белән танышырга ярдәм иттеләр.
Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Бүген без Ватаныбыз азатлыгы өчен рәхимсез сугышта һәлак булганнар, тылда үз көчләрен кызганмыйча көнне-төнгә ялгап, «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» девизы астында сугышчыларга ярдәм иткән тыл ветераннары, сугыш чоры балалары алдында баш иябез!