Городская детская библиотека - филиал № 6

Без- Тукай оныклары

Апрель җитсә, исемеңне
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы син,
И моңлы, нурлы Тукай!
Һәр ел саен апрель аенда без татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Быел шагыйрьнең тууына 137 ел. Шул уңайдан 42нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз өчен "Без-Тукай оныклары" дип исемләнгән әдәби иртә узды. Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, китапларына күзәтү ясадылар.