Городская детская библиотека - филиал № 6

Яңгыравык укулар: "Карлыган белән чия"

20 нче июль көнне 42 нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә балалар өчен Флера Тарханова китаплары буенча яңгыравык укулар үтте. Балаларга Ф.Тарханованың "Уңган кыз"; "Карлыган белән чия"; "Кораб" кебек шигырьләре укылды. Балалар игътибар белән тыңладылар һәм сорауларга җавап та бирделәр.