Городская детская библиотека - филиал № 6

Карга боткасы

     Борын-борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар ямьле җылы яктан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, табигать изүләрен чишеп җибәреп, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәругә йөз боргач каргалар килу хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны «Карга боткасы» дип атаганнар. Өйдән-өйгә йөргәннәр, төрле ярмалар, шулай ук сөт, май, йомырка, шикәр, икмәк һәм башка төр азык-төлек җыеп, табигатькә чыгып ботка пешергәннәр. Җирдә тынычлык булсын, уңышлар мул булып үссен дип, беренче кашык ботка җиргә бирелгән. Икенче өлешне – суга, су җирдә бар тереклекне сакласын өчен. Өченчесе – кояшлы көннәр күп булсын, вакытында яңгырлар яусын дип – күккә, ә инде дүртенче кашык – яз китергән өчен каргаларга булган! Аннары күңелле уеннар уйнаганнар.
      Күркәм йолабыз бүген дә онытылмый.Халкыбызның милли бәйрәмнәренә, әйләнә-тирә табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 66нчы балалар бакчасында «Карга боткасы» бәйрәмен билгеләп үттек. Балалар бу көнне төрле милли уеннар уйнады, җырлар җырлап, табышмаклар әйтештеләр. Уеннар, бәйгеләр булган арада казанда тәмле булып карга боткасы пеште. Бәйрәм азагында балалары тәмле «Карга боткасы» белән сыйландылар.