Городская детская библиотека - филиал № 6

Мәктәпкә әзерләнәбез

Бакча белән хушлашабыз,
Җиде яшь тулды безгә.
Мәктәпкә белем алырга
Барабыз инде көзгә.
«Күңелле татар теле» клубына йөрүче нәни дусларыбыз көз көне белем иленә беренче адымнарын ясар. Анда хәрефләр, саннар, яңа сүзләр белән танышыр. Бүгенге шөгылебездә мәктәптә бик тә кирәк булачак уку-язу әсбапларын өйрәндек. Аларны истә калдырырга «Бер сүз белән әйт», «Нәрсә артык?», «Киселгән рәсемнәр», «Сумка тутырабыз» кебек уеннар ярдәм итте.