Городская детская библиотека - филиал № 6

Борынгы һәм хәзерге китапханәләр

Кешеләр китапларны һәрвакыт кадерләгәннәр һәм иң кыйммәтле хәзинәләре итеп саклаганнар. Бүгенге көндә дә алар тормышыбызның алыштыргысыз юлдашы. Китаплар булмаса, тормыш юк. Димәк, китапханәсез дә яшәеш юк дигән сүз.
Бүген 13 нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучылары борынгы һәм хәзерге китапханәләр белән танышты. Нәни дусларыбызны кызыксындырган: «Борынгы китапханәләр кайда һәм кайчан барлыкка килгәннәр? Аларда ниниди китаплар булган?» - кебек сорауларга җавап таптылар. Ә инде хәзерге китапханәләрне күреп соклануларын яшерә алмадылар. Аларның үзлегеңнән белем алу урыны гына түгел, ә мәдәни тарту үзәкләре булып хезмәт итүен дә белделәр.