Городская детская библиотека - филиал № 6

Милли ашлар

Без әзерлибез табын

Китереп бөтен ягын,

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янында чәк-чәк.

Бавырсак һәм кош теле

Ризыклар төрле-төрле

Сумса, бәлеш, өчпочмак

Гөбәдия һәм коймак.

Татар халык ашлары диюгә, иң беренче булып чәкчәк, бәлеш, кыстыбый, өчпочмак кебек ризыклар күз алдына килеп баса. Татарлар бик борынгыдан ук, аш-су әзерләргә осталыгы белән башка халыклардан аерылып торган. Бәйрәм табыннарына төрледән-төрле камыр ризыклары пешергәннәр.

Бүген безнең нәни дусларыбыз да татар халык ашлары белән таныштылар. «Нәрсә артык?», «Чәкчәкне тез», «Кайнар коймак» уеннары аша яңа сүзләрне җиңел истә калдырдылар. Татарча матур итеп үзләренең нәрсә яратуын белдерделәр. Шөгыль бик күңелле һәм күтәренке рухта үтте.