Городская детская библиотека - филиал № 6

Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел!

Дөньялар киң, анда илләр күп
Туган илем минем бер генә.
Туган илемдә телләр бик күп,
Туган телем минем бер генә.
Н.Мадьяров
Тел ул- милләт яшәешенең нигезе. Кеше суламыйча яши алмаган кебек, телсез дә яши алмый. Тел- аралашу чарасы гына түгел, ә милләтне милләт иткән төп билгеләрнең берсе. Теле булган халык кына милләт була ала.
2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне «Халыкара туган тел көне» итеп үткәрү турында карар кабул итте. Җир шарында яшәгән барлык милләтләр дә үзләренең газиз Туган телләренә багышлап кичәләр үткәрәләр, үз телләренә багышлап шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар.
Шул уңайдан безнең китапханә дә читтә калмады «Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел» дип аталган фольклор сәгате уздырды. 13 нче мәктәп укучылары үзләренең туган телләрен зурлап, язучыларыбызның шигырьләрен укыды, тел турында мәкальләр җыйды, уеннар уйнады.