Городская детская библиотека - филиал № 6

М.Җәлил эзләре буйлап

Муса Җәлил, Муса Җәлил-
Халкыбыз каһарманы.
Үлемсез аның исеме,
Мәңгелек аның даны. (Рафис Корбан)
Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына – 117 ел. Ул безнең тыныч тормышыбыз хакына башын салган бик күп батырларның берсе, чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. Шул уңайдан 22нче гимназиянең 7нче сыйныф укучылары белән «Муса Җәлил эзләре буйлап» дип аталган квиз уздырдык.Уенда «Дуслык» һәм «Йолдызчык» командалары көч сынашты. Алар шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр.