Городская детская библиотека - филиал № 6

Күңелле татар теле

Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем — Татарстан!
******
Бүген «Күңелле татар теле» клубына килүче нәни дусларыбызны бик кызыклы очрашу көтте. Айсылу исемле татар кызы белән Булат исемле татар малае кунакка килде. Балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Ә Айсылу белән Булат аларны Татарстан республикасының символикасы, халкы, шәһәрләре белән таныштырдылар. Матур рәсемнәр, уеннар яңа сүзләрне истә калдырырга ярдәм итте. Күңелле дәрес өчен балалар кунакларга рәхмәт әйттеләр, тагын килүләрен теләп калдылар.