Городская детская библиотека - филиал № 6

Күңелле татар теле

Мин шушындый сүзләр беләм,
Син дә беләсең микән?
Хәерле иртә, хәерле көн,
Исәнме, рәхмәт,
Тылсымлы сүзләр икән.
«Тылсымлы сүзләр» кешенең күңелен күтәрә, әдәпле, игътибарлы, ярдәмчел булырга өйрәтә. Бүген, безнең нәни дусларыбыз, тылсымлы сандыктан чыккан яңа сүзләрне бик теләп хәтерләрендә калдырдылар. Төрле уеннар, мультфильм аша аларны дөрес кулланырга да өйрәнделәр. Киләчәктә дә әлеге сүзләрне еш кулланып тәмле телле, тәрбияле булып үсәрләр дигән теләктә калабыз.