Городская детская библиотека - филиал № 6

Иң яхшысы - балаларга

16 нчы гыйнвар көнне балалар язучысы, шагыйре Хәкимҗан Халиков тууына 90 ел була. Язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру максатыннан шәһәребезнең 22нче гимназиясенә юл тоттык. Укучылар белән "Хәкимҗан Халиков" дип исемләнгән сайланма әсәрләр китабына әдәби сәяхәт ясадык. Жыентык аерым бүлекләрдән тора, һәм алар, бер-берсенә логик яктан бәйләнеп, шагыйрьнең иҗатын, талантын төрле яклап ачуга корылган. Лирик-шаян, юморга бай шигырьләре, төрле шигъри башваткычлар, табышмаклар, сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә торган телшомарткычлар балаларга бик ошады. Китапханәбезгә килеп язучының китапларын алып укырга теләк белдерүләре безне тагын да сөендерде.