Городская детская библиотека - филиал № 6

Син дә укы!

Кышкы яллар маҗарасыз буламы? Әлбәттә, юк!!!

Малайлар һәм кызлар! “Син дә укы!” дип исемләнгән әдәби сәхифә сезне “Ак әби” китабы белән таныштырырга ашыга! Бу маҗаралы хикәянең төп геройлары - өч авыл малае. Алар сезнең кебек уйнарга, күңел ачарга ярата. Карлы тауда “патша“ уены дисеңме, боз өстендә туп куу, текә таудан чана шуу... Иң кызыгы шул - алар адым саен маҗарага юлыгалар.

Малайларның үзләре генә белгән уртак серләре дә бар- чит планета кунагы Ак әби. Ул уйламаганда-көтмәгәндә йолдыздан атылып, ак өермә булып җиргә төшә.

Китапның авторы Равил Сабыр ( Равил Рәсим улы Сабиров). Р.Сабыр- Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы,Туфан Миннуллин исемендәге әдәби премиясе лауреаты. Рәссам Ләйсән Галимова рәсемнәре бу хикәяне тагын да күңеллерәк, кызыграк итә.

Балалар, сезнең дә “Ак әби” белән танышасыгыз киләме? Бу китапны китапханәбездән алып, рәхәтләнеп укыгыз!