Городская детская библиотека - филиал № 6

"В городе/Шәһәрдә"

Бүген «Күңелле татар теле» клубына йөрүче нәни дусларыбыз белән очрашу бик күңелле үтте. Чөнки авылдан кунакка татар кызы Алсу килде. Аның Түбән Кама шәһәренә килүе беренче тапкыр булуы һәм рус телен әлегә бик начар белүе аралашуга киртә булмады. Балалар бик теләп татар телендә үзләре белән дә, шәһәр белән дә таныштырдылар. Ә Алсу аларга авыл турында сөйләде. Күңелле уеннар очрашуны тагын да җанландырып җибәрде.