Городская детская библиотека - филиал № 6

Җиңүләр җиңел бирелми

Бүген 22нче гимназянең 5 нче сыйныф укучылары өчен, Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, авырлыклар алдында югалып калмыйча, күпләргә үрнәк булган язучы Ф. Яруллин иҗатына багышланган «Җиңүләр җиңел бирелми» дип исемләнгән әдәби уку уздырдык.

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык шагыйре Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә Баулы районы Кызылъяр авылында дөньяга килгән. Прозаик, драматург киң катлам укучыларының йөрәгенә үтеп кергән талант иясе. Өч дистәгә якын шигырь hәм проза китаплары авторы ул.

Шагыйрь укучыларны матурлыкка, яхшылыкка, тормышны сөяргә өйрәтә, һәм ул аны бик оста башкара, чөнки аның шигырьләре юмор һәм сатирага корылган. Ә андый шигырьләрне уку җиңел дә, рәхәт тә.

Укучылар кызыксыну белән шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштып, Казан шәһәренең 103нче рус-татар мәктәбендә урнашкан музейга онлайн сәяхәт кылдылар. Юморга бай шигырьләрен, әкиятләрен уку язучыга карата булган хөрмәтне тагын да арттырды. «Кояштагы тап» әкияте аларга бигрәк тә ошады. Аның эчтәлегеннән чыгып балалар ялган сөйләмәскә дигән фикергә килделәр. Ә инде дәресне Ф.Яруллин сүзләренә язылган «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җыры белән тәмамладык.