Городская детская библиотека - филиал № 6

Күңелле татар теле

Көз җиттеме җир өстенә

Алтын яфрак җәелә

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә.

 Көзге агач яфраклары  кемнең генә күзен сөендерми икән. Әйтерсең, берәр рәссам яфракларны буяп чыккан: ал, кызыл, көрән, яшел.... Шул көннәрдә балалардан: «Бу нинди агач яфрагы?» - дигән сорауны еш ишетәбез. Агачларга карата кызыксынулары арта. «Күңелле татар теле» клубына йөрүче кечкенә дусларыбыз бүгенге шөгыльдә агачларны танырга, аларның татарча исемнәрен өйрәнде. Яңа сүзләрне «Нәрсә турында сөйлим», «Бу яфракның әнисе кайда?», «Бу нәрсә» уеннары аша истә калдыруы бик җиңел булды.