Городская детская библиотека - филиал № 6

Хуш киләсең, Көзбикә

Ни арада җәй үткән,
Алтын көз килеп җиткән .
Җимешләр өлгергәч, бакча
Бигрәк тә матур икән!
Резеда Вәлиева «Көз»

Матур, кызу, күңелле көннәре белән җәйнең үтеп киткәнен сизми дә калдык. Бакчадагы тулышып пешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп, җиргә алтын көз аяк басты. Көз күңелләргә ямансулык өстәсә дә үзенә күрә бертөрле матур һәм сокландыргыч. Әйе, кояшлы көннәре, төсләрнең чуарлыгы һәм иң мөһиме уңыш җыю вакыты белән дә без алтын көзне яратабыз. Елның бу сихри вакыты шагыйрьләрне тагын да илһамландыра. Берсеннән-берсе матур шигырьләр безне сөендерә. Без «Алмагач» балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә дусларыбыз белән «Хуш киләсең, Көзбикә» дип аталган шигьри минутларда көзнең гүзәллеген чагылдырган шигырьләр укыдык.«Көзге уңыш» уены, яфлаклар биюе чарабызны тагын да ямьләндереп җибәрде.